Добавить новость
Новое

Температурасы 33 градуска төште, иреннәре зәңгәрләнде: 8 яшьлек кыз сәер шартларда үлгән

Intertat.ru
73

Алтай краенда Новоалтайск шәһәрендә сигез яшьлек кыз үлгәннән соң тикшерү башланган. 13 декабрьдә бала аркасы авыртуга зарланган. Шуннан соң кызның хәле кинәт начарланган. Әти-әнисе берничә тапкыр «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар баланың хәле начарлануның сәбәбен ачыклый алмыйча кайтып киткән. Бераздан кыз үлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланың әнисе сөйләгәнчә, кыз аягында көчкә басып торган.

«Басып торырга авыр, дип зарланды. Арка авырта, диде. Безгә рентген ясадылар. Снимокта бар да яхшы – ярылган, сынган урыннар юк, диделәр. «Умыртка баганасының күкрәк өлеше имгәнү» дигән диагноз куйдылар», – дип сөйләгән кызның әнисе.

Өйгә алып кайткач, бала күз алдында «эри» башлаган. Тән температурасы 33 градуска төшкән, аяк-куллары туңган кебек булган, иреннәре зәңгәрләнеп чыккан. Кызның әти-әнисе, куркып, тагын «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар баланы нишләтергә дә белмәгән. Ахыр чиктә, кызның имгәнүен дәвалауны дәвам итәргә кушып, китеп барганнар.

2 сәгатьтән баланың йөрәге туктаган. Берничә минутта килеп җиткән реанимация бригадасы йөрәкне кул белән эшләтеп җибәрергә тырышкан. Табиблар алып килгән дефибриллятор эшләми торган булып чыккан. Кызны коткарып кала алмаганнар. Аның үлеменең сәбәпләрен ачыклау өчен, суд-медицина экспертизасы уздырыла.

Кызны җирләгәннәр. Күпсанлы чәчәкләр, уенчыклар белән беррәттән, баланың кабере янына фокусчы җыелмасы да алып килеп куйганнар. Кыз Яңа елга шундый бүләк турында хыялланган булган...

Россия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Һөнәри вазифаларны тиешенчә үтәмәү сәбәпле кешегә үлем китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгы баланың гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашкан. Белгечләр медицина документациясен, медикларның аңлатмасын соратып алган. Бу хәлне профильле экспертлар тикшерә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Алтайского края





Все новости Алтайского края на сегодня
Губернатор Алтайского края Виктор Томенко



Rss.plus

Другие новости Алтайского края




Все новости часа на smi24.net

Новости Барнаула


Moscow.media
Барнаул на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России