Добавить новость

«Башкирская домохозяйка»ның абыйсын генераль директор итеп куйганнар

Intertat.ru
255

«Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың бертуган абыйсы Рамил Биккужинны «МТТ» акционерлык җәмгыятенең («Межрегиональный ТранзитТелеком», МТС структурасы) генераль директоры итеп билгеләгәннәр. Моңа кадәр ул әлеге компаниядә коммерция директоры булып эшләгән. Бу хакта «Әбҗәлил» газетасы хәбәр итә. Миләүшә дә, Рамил дә Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. 

Рамиль Биккужин — Уфа дәүләт авиация техник университетының «маркетинг» бүлеген тәмамлаган. Россиянең күп кенә эре компанияләрендә эшләү тәҗрибәсе бар. «Төньяк-көнбатыш» МТС компаниясенең маркетинг департаментын, «МТС», «Вымпелком» оешмаларының коммерция бүлекчәләрен җитәкләгән. «Центр» макрорегион белән идарә иткән. Дүрт ел элек Рамил Биккужинны «МТТ» җәмгыятенең коммерция блогы директоры итеп билгеләгәннәр. 2023 елның 11 мартыннан ул анда генераль директор вазифасында эшли башлаган. Рамил бу компаниядә иң яшь топ-менеджерларның берсе, диелә хәбәрдә.

Миләүшә дә әлеге куанычлы вакыйга турында үзенең сәхифәсендә хәбәр иткән иде. «Минем бертуган абыемны МТТ генераль директоры итеп куйганнар. МТТның ни аңлатканын белмим, тик «генераль директор» дигән сүзе булгач шәп инде ул. Аны чын күңелемнән котлыйм», - дип сөйләде шаян блогер. 

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России