Добавить новость

Башкортстанда яшәүче хатын 3 яшьлек улын чеметеп, тешләп һәм тырнап җәзалаган

Intertat.ru
1809

Башкортстанның Туймазы районара суды биредә яшәүче хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Ул нәни улын газаплап торган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2022 елның мартыннан июньгә кадәр әни кеше 3 яшьлек улын чеметә, тырный һәм тешли. Ул баласын шукланган өчен шулай «тәрбияли». Баланың тәнендә бик күп гематомалар һәм кара янган урыннар барлыкка килә.

Әлеге хәлне күргән туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Хөкем ителүче хатын гаебен таныган. Суд аны 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Ул ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәгән, хисапка куелган, гаилә белән профилактика эшләре оештырганнар, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России