Добавить новость

Элвин Грейның сакчылары «Башкирская домохозяйка»ны концерттан куып чыгарган

Intertat.ru
91

Җырчы Элвин Грейның сакчылары Уфа блогеры «Башкорт хуҗабикәсе»н концерттан куып чыгарган. Бу хакта Миләүшә Шәйхелисламова (блогерның чын исеме) шәхси аккаунтында сөйләде. «Мой Башкортстан» шул турыда яза.

Миләүшә артисттан интервью алырга теләгән. Элвин Грей аны сәхнәдә игътибар белән тыңлаган. «Домохозяйка» сөйләп бетерүгә, Радик Юъякшинның сакчылары аны залдан чыгарып җибәргән. Моннан соң Элвин Грей «Уфтанма» җырын башкарган һәм икенче юлы – концерт булмаган көнне аралашырга әзер булуын әйткән.

Блогер Элвин Грейның микрофонын алган һәм тамашачыга борылып: «Подписчиклар, сез ризамы?», – дип сораган. Аның бу гамәлләрен концертка комачаулый дип тапканнар.

Шулай да, Башкорт хуҗабикәсе Элвинның хатыны Инзиләдән кыска интервью алган. Ул ире белән үткәргән көннәрне иң яхшы вакыт дип санавын белдергән.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России