Добавить новость

Күрше төбәктә сыерлар боз каплаган юлны аркылы чыга алмый азапланган

Intertat.ru
1432

Социаль челтәрләрдә бозлы юлларда таеп егылган сыерлар төшерелгән видеолар таралды. Бер видео астына «Башкортстанның Баймак районында төшерелгән» дип язылган.

Видеодан күренгәнчә, яңгырдан соң кинәт салкынайту сәбәпле, авыл урамы шугалакка әверелгән. Ә бу авылда яшәүчеләр сыерларын урамга чыгарган булган. Хайваннарны каршы алучы хуҗалары аларны нишләтергә белми, чөнки маллар атлый алмый, бозлавыкта аяклары аерыла, берсе бөтенләй артына утырып, юл кырыена шуып төшеп китте.

Бу видеоны караучылар малларны кызганган, ә аларның хуҗаларын ачуланган:

«Мондый һава торышы булганда аларны ник урамга чыгарырга»;

«Мескен сыерлар, аякларын сындырмаганнардыр дип ышанам»;

«Җыен сарык, үзләрен яланаяк чаптырасы»;

«Нигә дип малларны интектерергә»;

«Сәнәк алып бозны ватыгыз инде, аякларын сындырмасыннар».

Видео социаль челтәрдәге «Татарстан хәбәрләре» сәхифәсеннән алынды.

Икенче видеоның Магнитогорскида төшерелүе әйтелә. Анда көтүне боз белән капланган юл аша чыгарырга телиләр, атка атланган көтүчегә бик озак тырышырга туры килгән.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России