Добавить новость

Баймак районында мазутлы чокырга егылып төшкән кызларның берсе үлгән

Intertat.ru
1124

Башкортстанда элеккеге котельная территориясендә мазутлы чокырга егылып төшкән хатын-кызларның берсе үлгән. Хәзер прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Фаҗига 2 декабрьдә иртәнге 5ләр тирәсендә Баймак районының Ургаза авылында була. Өч хатын-кыз машинада өйләренә кайтып бара. Шул вакытта алар ташландык котельная территориясен карап чыгарга уйлый. Шунда керәләр, машина калкурак урынга килеп терәлә. Хатын-кызлар, ни булганын карарга дип, салоннан чыга.

«Иртәнге эңгер-меңгер вакытында алар мазутлы чокырны абайламый калган, ике хатын-кыз 2,5 метр биеклектән чокырга егылып төшкән. Өченче хатын-кыз 112 номерына шалтыраткан», – дип хәбәр итте «Башинформ».

Аларны чокырдан коткаручылар чыгара. Берсе бик нык туңган була. Икенчесе тулысынча мазутка буялып беткән, аны коткара алмыйлар – ул бераздан үлә.

Хәзер котельная объекты хуҗаларын һәм милек өчен җаваплы кешеләрне ачыклау эшләре бара, диелә ведомство хәбәрендә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России