Добавить новость

«Җиңел машинадан берни калмаган диярлек».Туймазы районында коточкыч авариядә 3 кеше үлгән

Intertat.ru
2105

Башкортстанның Туймазы районында М5 «Урал» юлында авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, бүген 19.00 сәг тирәсендә «Самара-Уфа-Чиләбе» юлында «FAW» йөк машинасы белән «Лада Ларгус» автомобиле бәрелешә.

Авариядә җиңел машина йөртүчесе, аның 2 пассажиры һәлак була. Алар – Башкортстан кешеләре, диелә хәбәрдә.

Урында тикшерүчеләр эшли. Тикшерүне прокуратура контрольгә алган.

newsbash.ru Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьяновка сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Лада Ларгус» фура тәгәрмәче астына кергән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган, җиңел машинадан берни дә калмаган диярлек. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, якынча белешмә буенча, «Лада Ларгус» идарәсен югалткан һәм каршы як полосага чыккан.

Фото: © Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России