Добавить новость

Учалыда канлы фаҗига

Intertat.ru
742

Башкортстанның Учалы шәһәрендә 64 яшьлек пенсионер 38 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитеты.

8 июльдә Учалыда бер хатын үзенең иптәш хатыны югалуы турында полициягә хәбәр итә. Ул аның белән 2 июльдән бирле элемтәгә керә алмавын әйтә.

Полиция эзли башлагач, 64 яшьлек пенсионерның бу хатын белән таныш булуын ачыклый. Сорау алганда пенсионер ул хатынның кайда икәнен белмәвен әйтә. Әмма шаһитлар бу ирнең хатын белән даими рәвештә эчеп йөргәнен ачыклый. Ир үзе дә полиция нәрсәдер беләчәген аңлый һәм качып котылмакчы була, әмма аны кулга алалар. Пенсионер ир ничек булганын сөйләп бирә. Ул бу хатын белән талашып киткән һәм аны алдап урманга алып кергән һәм пычак белән чәнчеп үтергән.

Пенсионер хатынның мәетен куак астына яшергән була. Җинаять эше кузгатылган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России