Новое

Яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов: «Татар һәм башкорт телләрен халыкка танытасым килә»

Intertat.ru
49

Айбулат, син тумышың белән кайсы яклардан?

– Мин – Башкортстан егете, Илеш районыннан булам.

Сиңа 21 яшь кенә, һәм син әле үк концертларыңа тулы заллар җыясың, моның сере нидә?

– Моның сере юк. Мин үз иҗатым белән яшим, тормыш турында моңлы җырлар башкарам.

Җырларың бер-бер артлы чыгып тора, бу финанс яктан авыр түгелме?

– Дөресен генә әйткәндә, җырлар чыгару зур чыгымнар таләп итә. Беренче адымнарым гына булгач, бигрәк тә авыр. Финанс яктан миңа әти-әнием бик нык булыша, аларга зур рәхмәт. Алла боерса, бу чыгарган акчаларны концертлар белән кайтарып булыр дип өметләнәм.

Бер җырны чыгару өчен якынча ничә сум акча кирәк?

– Бу сорауга җавап та биреп булмый, чөнки һәр җыр үзенчәлекле, һәм аларның бәяләре дә төрле.

Репертуарыңда барлыгы ничә җыр бар?

– Бүгенге көндә минем репертуарымда 25 җыр бар. Шулай ук без яңа җырлар өстендә эшлибез, аларны минем концертларда ишетеп булачак , ә музыкаль мәйданнарга исә алар соңрак чыгачак.

Җырларыңның авторы үзеңме?

– Үземнең бер җырым бар – «Әнкәй хаты» , ә болай мин Ривал Хисмәтуллин, Ирек Габдрахманов, Альфред Якшимбетов җырларын яратып башкарам.

Кайсы җырларны башкаруың сине халыкка танытты?

– Мине халыкка «Әнием» ретро җыры һәм Ирек Габдрахмановның «Елап калма» дигән яңа җыры танытты.

Ничә яшьтә җырлый башладың?

– 7 яшьтә. Авылда яшәгәч, анда әллә ни мөмкинлекләр дә юк иде. Шуңа мине әти атнасына 3 тапкыр район үзәгенә алып бара иде.

Нинди җырларга клибың бар? Клип төшерү шулай ук кыйммәтледер?

– Хәзерге көндә минем «Тәүге мәхәббәт», «Елап калма», «Әнием», «Син», Бәхет», «Әнкәй хаты» җырларына клипларым бар. Әйе шул, клип төшерү дә кыйммәткәрәк төшә, югарыда әйтелгәнчә, клип төшерүләргә дә бәяләр төрле.

Айга ничә концерт куярга исәп?

– Без әле концертлар куюны башларга җыенабыз гына, ноябрь аенда 6 концерт куячакбыз.

Командаңда ничә кеше бар?

– Командамда үзем белән 10 кеше: саксофонист, баянист, ударник, биюче кызлар һәм администраторлар.

Татарстан буенча гастрольләр белән йөрергә уйлыйсыңмы?

– Алла боерса, Татарстанга яңа елдан соң киләчәкбез. Графикны төзи башладык, тиздән афишаларда төгәл даталары күренә башлаячак.

«Барысы да мин теләгәнчә үк барып чыкмады, тик мин киләчәктә тагын да тырышачакмын»

Быел яз көне «сольный» концертың булып узды, сөйләп җибәр әле, барысы да син теләгәнчә булдымы?

– Беренче «сольный» концертым 26 апрель көнне Туймазы шәһәрендә булды. Яраткан тамашачыларым залны тутырып килгәннәр иде, чәчәкләргә, бүләкләргә, алкышларга күмделәр. Зур рәхмәт аларга! Барысы да мин теләгәнчә үк барып чыкмады, тик мин киләчәктә тагын да тырышачакмын. Тугры тамашачым өчен мин тагын да камилләшергә, алга барырга әзер!

Шәп, сезне көтеп калабыз! Син бит әле курайда да уйныйсың. Әгәр җырлау һәм курай уйнау арасыннан берсен сайла дисәләр, кайсын сайлар идең?

– Әйе, мин курайда 7 яшьтән бирле уйныйм. Җырлау да, курайда уйнау да минем өчен бик якын, яраткан шөгыльләрем, шуңа күрә мин берсен генә сайлап әйтә дә алмыйм.

«Минем җырларым элекке стильдә, моңлы. Ә мондый җырларны яшьләр бик сирәк тыңлый...»

Тамашачыларың арасында ничә яшьтәгеләр күбрәк?

– Тыңлаучыларым – олы кешеләр, 35 яшьтән башлап.

Синеңчә, нигә тамашачыларың арасында яшьләр әз?

– Минем җырларым элекке стильдә, моңлы. Ә мондый җырларны яшьләр бик сирәк тыңлый, тыңламый да диярлек. Шуңа күрә, тыңлаучыларым арасында олы яшьтәгеләр күбрәк.

Җырларыңның күбесе татар телендәме яисә башкорт телендәме?

– Дөресен генә әйткәндә, мин күбрәк татар телендә җырлыйм. Әтием – татар, әнием башкорт милләтеннән булгач, миңа ике тел дә бик якын, икесен дә яратам һәм хөрмәт итәм.

Планларыгызда рус җырларын башкару юкмы?

– Бар, тик соңрак. Әлегә минем татар һәм башкорт телләрен халыкка танытасым, аларны үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә.

Башкортстанда яшисең, Казанга күчеп килү теләге юкмы?

– Шунысын гына әйтә алам: Татарстанны да, Башкортостанны да тигез итеп күрәсем килә, күченеп үк килергә мин әлегә әзер түгел.

Казанда үткән Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальгә ничек килеп эләктең?

– Мине бу фестивальгә 2023 елда үзем укыган Октябрьск шәһәренең музыкаль көллиятеннән алып бардылар. Әлеге фестивальдә мин «Халыкара» номинациясендә «Исә җилләр», «Нурия» җырларын башкарып 3нче урынны яуладым.

Гаиләгез турында сөйләп җибәр әле, син гаиләдә ничәнче бала?

– Без гаиләдә бишәү – әти-әнием, ике апам һәм мин. Мин – төпчеге. Әнием фельдшер булып эшли, әтием, авылда эш булмау сәбәпле, хәзер йортта мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә. Бер апам – укытучы, икенчесе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Яшьтән үк концертлар белән чыгып китүеңә әти-әниеңнәр каршы килмәдеме?

– Юк. Бу мәсьәлә хакында без әти-әнием белән утырып сөйләштек, аңлаштык һәм уртак фикергә килдек.

Син кемгә ошап шундый моңлы тавыш иясе, гаиләңдә берәрсе җырлыймы?

– Минем әтием яшь чагында гармунда да уйнаган, җырлаган да. Мин, мөгаен, анарга охшаганмындыр.

Очрашып йөри торган кызың бармы? Гастрольләр белән шәхси тормышыңа вакыт каламы?

– Сөйгән ярым бар, ул – татар кызы. Гастрольләр булса да, мин шәхси тормышыма вакыт табарга тырышам.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Айбулат! Уңышлар сиңа!

Самая длинная в Европе: началось восстановление знаменитой Смоленской крепостной стены

Более 360 тысяч человек посетили речные вокзалы Москвы в сентябре

Врач назвала наиболее частую причину икоты – это алкоголизм

Топ-менеджер "Майкрософта" выбрал Россию. Переехал вместе с семьёй: "Ситуация в США просто кошмарная"

Moscow.media

Архангельский “Водник” вышел в финал Кубка России

Денег хватит на все: актуальные проблемы страны решат в рамках нескольких нацпроектов

"Провели на таком низком уровне": Очередной скандал разразился из-за похорон Вячеслава Добрынина

Правительство выделило деньги на путинскую трассу до Тюмени

Музыкальные новости

Новости Башкортостана


Москва

Станислав Кондрашов, охотник за привидениями, о призраках на живописных дорогах мира



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости Башкортостана на сегодня

Другие новости Башкортостана

Частные объявления в Башкортостане



Новости от партнёров Russia24.pro


Мода

«Обречены на провал»: Канделаки обвинила Сару Джессику Паркер в плагиате



Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы

Москва

Врач назвала наиболее частую причину икоты – это алкоголизм


Moscow.media <::
:: Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России

Новости Башкортостана

Новости Башкортостана


Москва

Антонов завершил миссию посла России в США и возвращается в Москву


Авто в Башкортостане


Спорт в Башкортостане



Новости тенниса


WTA

Арина Соболенко вышла в четвертьфинал турнира WTA 1000 в Пекине


Здоровье в Башкортостане


Экология в Башкортостане


Коронавирус в Башкортостане


Музыкальные новости


Сергей Брановицкий

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция музыки в ВК Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.


Россия


Rss.plus


Astrabel.lv

Как распознать негатив?


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня




Самые свежие публикации часа


News Every Day

Game on: Automakers expand video entertainment options in vehicles


Game24.pro