Добавить новость

Туймазыда фаҗига: 13, 15 һәм 17 яшьлек малайлар машина урлап авариягә очраган

Intertat.ru
266

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урланган машинада авариягә очрап үлгән 13 яшьлек малай балалар йортында үскән, балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре буенча хисапта торган. Бу турыда «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

«Балалар йортында үскән 13 һәм 15 яшьлек ике үсмер, аларның 17 яшьлек иптәше төнлә Туймазы урамында йөри. Кече малай ишеге бераз ачык калган, эчендә ачкычы торган машинаны күреп ала. Аны хатын-кыз йөртүче калдырып киткән. Малайлар озак уйлап тормый, машинаны алып китә. Кызганычка, бу фаҗига белән тәмамлана», – дигән сайт чыганагы.

Узган төндә «ВАЗ-2110» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм каплана. Машина белән идарә итүче 13 яшьлек малай урында ук үлә. Тагын ике малай имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр. Икесенең дә хәле уртача авырлыкта.

Әлеге эшне прокуратура тикшерә, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России