Добавить новость

Ришат Төхвәтуллин әнисенең туган авылында бушлай концерт куйган

Intertat.ru
622

Күптән түгел Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган җырчы Ришат Төхвәтуллин әнисенең туган авылы – Башкортостан республикасы Туймазы районы Мәтәүтамак авылында Яңа ел алдыннан бушлай концерт оештырган.

Концертта Ришатның әнисе Розалия ханым да җырлаган, ул җырчының репертуарында хитка әверелгән «Мәтәүтамак» җырының авторы, алар әлеге җырны икәү башкарганнар.

«Менә шулай гади генә, авылча. Ел саен диярлек Ришат авылдашларын һәм күрше авылларны Яңа ел белән котлый. Бүген Мәтәүтамакка килдек», – дип язган Алия Карачурина социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Ришат Төхвәтуллин җәй көне дә ел саен үзенең туган авылы – Карамалы-Гобәйдә «Җәйге очрашулар» дигән зур хәйрия концерты үткәрә. Быел әлеге концерт беренче тапкыр түләүле булды, Ришат җыелган акчаларны авыл кирәк-яракларына ярдәмгә һәм авыру балаларга тотылачагын аңлаткан иде.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России