Добавить новость

Башкортстанда ир-атка аю һөҗүм иткән – табиблар гомерен саклап калу өчен тырыша

Intertat.ru
313

Башкортстанда кешегә аю һөҗүм иткән. Аның гомере өчен Баймак үзәк район хастаханәсе табиблары көрәшә. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте, дип яза Башинформ.

Билгеле булганча, 62 яшьлек ир-ат хастаханәгә хатыны озатуында ярдәм сорап килгән. Хатыны әйтүенчә, урманда аңа аю һөҗүм иткән. Пациентны ашыгыч рәвештә хирург, реаниматолог, невролог, окулист караган, шулай ук 21 нче шәһәр хастаханәсенең теш казнасы-бит хирургы белән телемедицина консультациясе үткәргәннәр.

«Хәзерге вакытта ир-ат авыр хәлдә реанимациягә госпитализацияләнгән. Аның күпсанлы ертылу яралары, сыну җәрәхәтләре бар. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, пациентны Уфага күчерү мәсьәләсе хәл ителә. Бу – аның торышының тотрыклылыгына бәйле булачак», – дип язган министр үз социаль челтәрләрендә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Башкортостана





Все новости Башкортостана на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Башкортостана




Все новости часа на smi24.net

Новости Уфы


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России