Добавить новость

16 яшьлек кыз кибеткә эшкә урнашырга килгән һәм... ун минуттан бәдрәфтә бала тапкан

Intertat.ru
200

Белгородта мәктәптә укучы бер кыз декретка эш урыныннан чыгарга 10 минутка соңга кала. Ул Старый Оскол шәһәрендәге супермаркетка эшкә урнашырга килә. Эшкә алыр алдыннан узган әңгәмә вакытында ул бәдрәфкә чыгып керергә рөхсәт сорый. Бәдрәфкә чыгып китә һәм… шунда ир бала таба.

«SHOT» каналы язуынча, бу кызга 16 яшь, шуңа күрә аның исемен хәбәр итмиләр. Ул 9 ай буе авырлы булуын өйдәгеләреннән, әтисеннән, әбисеннән һәм хәтта әнисеннән дә яшереп йөргән. Кыз кибеткә әнисе белән килгән булган, ул, әби булуын ишеткәч, шаккаткан. Әмма ханым үзен тиз генә кулга ала алган һәм бәдрәфтә кызының баласын тудырта алган. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә бала инде туган була.

Кыз 9 класстан соң техникумга керә һәм, укый башлауга ук, 18 яшьлек Богдан белән очраша башлый. Кызның өйдәгеләре, аеруча әбисе, егете белән йокламаска дип кисәтеп торалар, кызларының инсафлы гына очрашып йөрүенә ышанып яшиләр. Әмма, вакыйгалардан ачыкланганча, кыз очрашып йөри башлауга ук Богдан белән йоклаган. Аның корсагы үскәнен сизенмәгәннәр.

Малай 2,3 кг авырлыкта, буе 47 см, яшь әни әле реанимациядә, әмма аның хәле яхшы дип хәбәр итәләр.

Кызның әти-әнисе Богданны җаваплылыкка тартырга җыенмаганын әйткән, аны үз гаиләләренә чакырганнар. Яшь ата эш эзли, дип хәбәр итә «Шот».

Социаль челтәрләрдә кызны «декретка чыгар өчен эшкә урнашмакчы булган» дип гаепләүчеләр дә бар. Барыннан да бигрәк «ана була торып кызының авырлы икәнен белмәгән» дип тә язучылар күп.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Белгородской области





Все новости Белгородской области на сегодня
Губернатор Белгородской области Вячеслав Гладков



Rss.plus

Другие новости Белгородской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Белгорода


Moscow.media
Белгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России