Добавить новость

Хәрбиләргә дигән гуманитар йөкне Белгород янында чүплектә тапканнар

Intertat.ru
3342

Хәрбиләргә тапшырылырга тиешле гуманитар йөк Белгород өлкәсенең Шебекинск шәһәр округында чүплек мәйданчыгында табылган, дип хәбәр итә Белгородның «Вести» сайты.

Белгород – Шебекино юлында Маслова Пристань бистәсендәге 4 чүп контейнерында гуманитар ярдәм табылган. Анда азык-төлек, медикаментлар, киемнәр, шул исәптән йон носкилар, бияләйләр, солдатларга хатлар булган. Гуманитар ярдәм салынган тартмаларны шундагы җыештыручы тапкан. Ул бу хакта волонтерларга хәбәр иткән. Алар, үз чиратында, ташланган әйберләрнең 80 процентын коткара алган. Моннан тыш, волонтерлар полициягә җиткергән.

Гыйнварда Ростов порталы ДНРның Амвросиевка шәһәрендәге чүплектә гуманитар ярдәм табылуы турында да хәбәр иткән иде. Дарулар, носилкалар, курткалар һәм сапогилар, шулай ук хәрбиләргә дип язылган хатларның бер партиясен бульдозер белән таптаганнар, дип яза «РБК». Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итүенчә, әлеге факт буенча мәгълүмат хокук саклау органнарына тапшырылган. Февральдә ДНР Хөкүмәте бу хәл буенча тикшерү баруын белдергән.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Белгорода





Все новости Белгорода на сегодня
Губернатор Белгородской области Вячеслав Гладков



Rss.plus

Другие новости Белгорода




Все новости часа на smi24.net

Новости Белгородской области


Moscow.media
Белгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России