Добавить новость

Бер хәрби кеше Белгород өлкәсендә ут ачкан һәм качкан

Intertat.ru
133

Белгород өлкәсендә бер хәрби хезмәткәр хәрби частьтә утлы коралдан аткан һәм качып киткән, дип хәбәр итә RT каналына сылтама белән РБК порталы. «Baza» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ир-ат ике хезмәттәшен атып үтергән һәм берсен яралаган. «Shot» порталы һәлак булганнар һәм яраланучылар барлыгы турында яза. Грайворонск районы башлыгы Геннадий Бондарев RT каналына гражданнар арасында зыян күрүчеләр булмавын әйткән.

Башта, һөҗүм итүче утлы корал – Калашников пулеметын үзе белән алып киткән, дип фаразланылган, ләкин соңрак коралны вакыйга булган урыннан ерак түгел тапканнар. Районнарның берсендә «Перехват» планы игълан ителгән.

Телеграмм-каналлар мондый мәгълүмат тараткан: утлы коралдан аткан кеше 1995 елда туган рядовой Алексей Журавлев булырга мөмкин. Аның дусты «RT» каналына Алексейның 2023 елда контракт буенча хезмәт итәргә киткәнен хәбәр иткән. Алексей Журавлев Чабаксарда туган, 2012 елда аны талау өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә телеканал.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Белгород өлкәсе буенча матбугат хезмәтендә «РБК» порталына Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр. «РБК» порталы Россия Оборона министрлыгына мөрәҗәгать җибәргән, Белгород өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә шәрехләүне сорап, мөрәҗәгать иткән.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Белгорода





Все новости Белгорода на сегодня
Губернатор Белгородской области Вячеслав Гладков



Rss.plus

Другие новости Белгорода




Все новости часа на smi24.net

Новости Белгородской области


Moscow.media
Белгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России