Добавить новость

Авылда гаилә драмасы: ир белән хатын, талашканда, яңа туган сабыйны харап иткәннәр

Intertat.ru
84

Белгород өлкәсенең Беловское авылында 36 яшьлек ир 21 яшьлек хатыны белән талаша. Шунда ул, хатынын ничек итеп үтерәсен күрсәтер өчен, баланы идәнгә бәрә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Әти кеше яңа туган сабыен хатынына «сабак бирү» өчен куллана. Хәзер сабының гомере өчен табиблар көрәшә.

Авыл халкы сүзләренчә, ир дә, хатын да балалар йортында үскән.

Фаҗига 22 октябрьдә кич белән була. Дөньяга килгәненә әле 19 көн генә булган бала караватта йоклап ята. Ир белән хатын хәмер эчеп утыра. Әти кеше талаш чыгара. Яшь хатын да юл бирми, дәгъваларын белдерә. Ир хатынга суга. Хатын өй буйлап йөгереп йөри. Аны куып йөргәндә ярсыган ир караваттагы баланы ала да башы белән идәнгә бәрә.

«Ул хатынына «үтерәм!» дип кычкыра. Хатын икенче бүлмәгә кереп бикләнә. «Менә мин сине ничек үтерәчәкмен!» – дип кычкырып, ир караваттагы баланың башына кулы белән баса, аннары идәнгә алып бәрә. Бу егетнең башы белән нидер – белмим. Аек чакта – абсолют тыныч ул», – ди авылда яшәүче хатын.

Әлеге хәлгә хатынның анасы комачаулый. Ул да талаш вакытында биредә була, полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Баланың башы имгәнгән, кабыргасы сынган, кулы сынган. Хәзер ул реанимациядә ята. Бала инвалид калыр, дип шикләнәләр.

Җинаять эше ачылган.

Авыл халкы сүзләренчә, бу тирәдә балалар йортында үскәннәргә торак бирәләр. Дәүләт аларга участогы белән зур булмаган шәхси йорт тапшыра. Әлеге өйләр бер квартал булып тора. «Балалар йортыннан яхшы кешеләр дә чыгадыр. Ләкин иреккә чыккач эчә башлый торганнары да бар. Алар барысы да бер урында яши, бер-берсеннән үрнәк ала», – ди бу авылда яшәүче хатын.

Авыл халкы бу тирәгә килеп йөрмәскә тырыша. «Нишлисең инде. Алар үзләре дә олы кеше бит. Үз балаларын табалар, тик кирәкле аталарны гына сайламыйлар. Балаларын карарга да өйрәнмәгәннәрдер», – ди ул.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Белгорода





Все новости Белгорода на сегодня
Губернатор Белгородской области Вячеслав Гладков



Rss.plus

Другие новости Белгорода




Все новости часа на smi24.net

Новости Белгородской области


Moscow.media
Белгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России