Добавить новость

Брянск өлкәсендә өч көнлек матәм: поезд өстенә күпер ишелеп, 7 кеше һәлак булган

Intertat.ru
151

31 майда төнлә Брянск өлкәсенең Выгоничи бистәсе районында автомобиль күпере җимерелеп төшкән, бу вакытта аның астыннан 86нчы номерлы Климов – Мәскәү пассажир поезды узып бара торган булган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 7 кеше һәлак булган. 60тан артык кеше зыян күргән, алар арасында балалар да бар. Барысына да ярдәм күрсәтелгән, 44 кеше әлегә хастаханәдә калган.

Гадәттән тыш хәл урынына 180 кеше һәм 60 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Күпер фрагментларын демонтажлау башкарыла, рельслардан чыккан локомотив һәм вагоннар тимер юл полотносыннан чыгарыла, диелә хәбәрдә.

Иртән социаль челтәрләрдә гадәттән тыш хәл булган урыннан видеолар таралды.

«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, пассажирларны күчерү өчен резерв поезд билгеләнгән. Поезд Мәскәүгә кайтып җитте.

Иртән Брянск губернаторы Александр Богомаз күпер ишелүнең сәбәбен хәбәр итте - шартлау булган.

Һәлак булучыларның туганнарына 2,2 млн сум түләнәчәк

Александр Богомаз Брянск өлкәсендә 2,3,4 июньдә матәм игълан итте.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Брянска





Все новости Брянска на сегодня
Губернатор Брянской области Александр Богомаз



Rss.plus

Другие новости Брянска




Все новости часа на smi24.net

Новости Брянской области


Moscow.media
Брянск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России