Рамзан Кадыров кызы Айшат Кадырова туйдагы балдакларга, букетларга катгый каршы
Чечня Республикасының мәдәният министры, Чечня Башлыгы Рамзан Кадыров кызы Айшат Кадырова заманча туйларда яңа йолалар уйлап табалар дип саный, балдаклар һәм букетлар бирүне тәнкыйтьли. Бу турыда «Грозный-информ» яза.
«Соңгы вакытта безнең туйларда яңа йолалар артканнан-арта, аларны безнең гореф-гадәтләр дип күрсәтәләр. Сториска туй кадрларын куйганда мин безнең гореф-гадәтләрнең гаҗәеп матур булуын, аларны сакларга кирәк булуын әйтәсем килә», – дип яза Айшат Кадырова.
Ул социаль челтәрдә үзенең туганының туе турында яза. Министр сүзләренчә, алар кәләшне борынгы гореф-гадәтләр буенча «бу тормышта да, киләчәк тормышта да син безнең кәләшебез», дип әйтеп алып кайткан.
«Кайнана кәләшне бал белән каршы алды (аларның мөнәсәбәтләре бал кебек татлы булсын өчен). Туган хатын-кыз кәләш өстенә конфетлар ыргыта, – дип яза Кадырова. – Мин бу балдаклар, букетларга, кайнана кәрзиненә катгый каршы. Бу безнең традиция түгел», – дип искәртә министр.
Аның сүзләренчә, килен кияү йортына үзенең киемнәре һәм бизәнү әйберләреннән башка берни дә алып килми.