Добавить новость

Президент сайлау көннәрендә лотереяга чыккан машина оештыручының «теща»сына эләккән

Intertat.ru
159

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә 21 мартта «Златоуст өчен – бөтен гаилә белән» дигән лотерея нәтиҗәләре билгеле булган. Призлар уйнату «Гайдаровец» дигән иҗат йортында оештырылган. 26 мартта җиңүчене бүләкләү видеосы таралган.

Күпчелек призлар «Гайдаровец» иҗат йорты директоры Алексей Разумейконың туганнарына чыккан. Мисалга, аның хатыны көнкүреш техникасы откан. Төп бүләк – Lada Vesta автомобиле клубта сакчы булып эшләүче хатын-кыз, директор Разумейконың «теща»сы Светлана Рясновага чыккан. Бу хакта Златоуст халкы ВКонтакте социаль челтәрендә ЧП / ДТП Златоуст төркемендә хәбәр итә.

Разумейко викторинаның җиңүчесе аның хатынының анасы булуын раслаган, ләкин аны гаепләүчеләр белән килешми. Ул нәтиҗәләр ясау өчен мәйданчык кына биргән, приз уйнатуны оештыручы ул түгел икән

«Әйе, ул хатынымның әнисе, әйе, ул җиңде. Ләкин ул кеше түгелме әллә? Уен узды, анда күзәтүчеләр бар иде, алар шунда утырды һәм барысын да күреп торды. Камералар бар иде», – дип аңлатма биргән Разумейко «74.ру» сайты хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, хатыны һәм «теща»сы бүләкләрдән баш тарткан. Ә Ряснова үзе, камерага нәтиҗә ясаганнан соң, машинада дачага барырга планлаштыруын сөйләгән булган. Директор Разумейко үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Тикшерү башланган. «Эчке эшләр министрлыгының Златоуст шәһәре буенча бүлегендә тикшерү бара. Оештыручылардан документлар алынды, кайбер затлардан сорау алу дәвам итә», – дип җавап биргәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Чиләбе өлкәсе шәһәрләрендә президент сайлау көннәрендә төрле викториналар уздырылган, анда катнашу өчен билетларны сайлау участокларында алганнар. Көньяк Уралда яшәүчеләр арасында 16 мартта машина, телефон һәм фатир отучылар бар, дип яза «Ura.ru».

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Челябинской области





Все новости Челябинской области на сегодня
Губернатор Челябинской области Алексей Текслер



Rss.plus

Другие новости Челябинской области




Все новости часа на smi24.net

Новости Челябинска


Moscow.media
Челябинск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России