Добавить новость

«Бөтен авыл халкы эзләште» – авылга кунакка кайткан нәни малай белән кыз эсселектән үлгән

Intertat.ru
482

Дагыстанның Кизляр районындагы Вперед авылында ике бала – 4 яшьлек малай һәм 2 яшьлек кыз машина эченә кереп бикләнгән һәм эсселектән һәлак булганнар. Сабыйлар машинада берничә сәгать утырган. Малай урында ук үлгән, кыз баланы реанимациягә салганнар, ләкин коткара алмаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Мәрхүм балалар әбиләренә кунакка килгән булган.

Тикшерү белешмәсе буенча, 5 августта 2 яшьлек кыз белән 4 яшьлек малай төш вакытында югала. Кичке дүртләр тирәсендә аларны күрше йорт янында парковкада торган машина эчендә табалар. Балаларны Кизляр хастаханәсенә китерәләр. Табиблар малайның үлүен раслый, кызның баш мие шешкән, кызу каккан була. 6 августта иртән кыз да үлә.

Җинаять эше ачылган.

Моңа кадәр РИА Новости хәбәр иткәнчә, малай белән кыз югалгач, әти-әниләре полициягә мөрәҗәгать итә. Сабыйларны авыл халкы, полиция эзли. Бөтен тирә-юньне, чокырларны карап чыгалар. Сабыйларны тонировкаланган машина эчендә арткы утыргычта табалар.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Дагестана





Все новости Дагестана на сегодня
Глава Дагестана Сергей Меликов



Rss.plus

Другие новости Дагестана




Все новости часа на smi24.net

Новости Махачкалы


Moscow.media
Махачкала на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России