Добавить новость

Әнисе йоклап ятканда, бер яшьлек баланы исерек ир-ат балта белән чапкалап үтергән

Intertat.ru
298

Калмыкиянең Элиста шәһәрендә 50 яшьлек ир-ат 1 яшьлек сабыйны балта белән чабып үтергән өчен хөкем ителде. Бу ир-ат баланың анасының танышы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2022 елның 30 июнендә була. Күршеләр чакыруы буенча, өйгә полиция һәм табиблар килә. Алар идәндә канга баткан бала мәетен күрә. Әни кеше дә шушы ук өйдә, йоклап ята.

Үтерүче – баланың анасының танышы булып чыга. Тикшерүчеләр баланы үтерүче кулланган балтаны да таба. Җинаять эше ачыла.

Тикшерү ачыклаганча, 36 яшьлек хатын 1 яшьлек улын алып, 50 яшьлек ир-ат янына кунакка килә. Алар хәмер эчеп утыра, аннары хатын йокыга китә. Бала елый башлый. Ир-ат йокламый, бала елауны ишетеп, ул ярсый. Аннары балта ала һәм кимендә 5 тапкыр баланың гәүдәсенә һәм башына балтаның йөзе белән чаба. Бала урында ук үлә.

Ир-ат гаебен кире кага, тикшерүчеләр аның гаебен расларлык күләмдә дәлилләр туплый. Үтерүчене 17 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Элисты





Все новости Элисты на сегодня
Глава Калмыкии Бату Хасиков



Rss.plus

Другие новости Элисты




Все новости часа на smi24.net

Новости Калмыкии


Moscow.media
Элиста на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России