Добавить новость

Грозныйда ягулык станциясе шартлаган – дүрт кеше һәлак (видео)

Intertat.ru
75

Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә көллият янында көчле шартлау булган. Янгын нәтиҗәсендә Әхмәт районында Мөхәммәд Али проспектында ягулык салу станциясе шартлаган.

Җирле порталлар хәбәр итүенчә, шартлаулар дәвам итә. Халыкка якын килмәскә кушылган. «База» порталы мәгълүматлары буенча, Мөхәммәд Али проспектында янгыннан соң ягулык тутырылган цистерна шартлый, һәм ут икенче цистернага күчә: тагын бер көчле шартлау булмасын өчен аны агызганнар, диелә хәбәрдә.

«Лидер» ягулык станциясе шартлаганнан соң, шартлау дулкыны нәтиҗәсендә 300 метрга ыргытылган цистернаның видеосын да урнаштырганнар.

Халык арасында зыян күрүчеләр бар. Мәсәлән, бер кыз шартлаудан соң паникага бирелеп кача башлагач, аны машина бәрдергән, бу мизгел видеога эләккән.

2 бала һәм 2 өлкән кеше һәлак булган. «База» порталының беренчел мәгълүматлары буенча, һәлак булган балаларга 5 һәм 6 яшь булган. Алар шартлау нәтиҗәсендә очып киткән цистерна астында калганнар.

Видеодан күренгәнчә, кешеләр гаять зур тизлек белән әйләнеп төшкән цистернадан качарга тырыша.

Ахырдан исә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 4 кешенең һәлак булуын раслады, алар арасында 2 бала да бар.

«База» порталы мәгълүматлары буенча, газны «КамАЗ»дан ягулык салу цистерналарына күчергән вакытта шартлау булган. Хәзерге вакытта, шартлауның төп сәбәбе дип, куркынычсызлык техникасын бозуны атыйлар.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Грозного





Все новости Грозного на сегодня
Глава Чечни Рамзан Кадыров



Rss.plus

Другие новости Грозного




Все новости часа на smi24.net

Новости Чечни


Moscow.media
Грозный на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России