Добавить новость

«Әнекәем, кая чабасың!»: хатын-кыз йөртүче зебрадагы 8 яшьлек малайны бәрдергән

Intertat.ru
62

15 сентябрь көнне Хабаровск шәһәренең Луначарский урамындагы 173 нче йорт янында куркыныч авария була. Сигез яшьлек бала өч тәгәрмәчле самокатта җәяүлеләр кичүенә чыга һәм машина астына эләгә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. 

Юлның бу өлешендә светофор юк, бары тик зебра гына. Юлның ике ягына да кисәтү билгеләре куелган. Машина йөртүчеләр, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, тизлекне киметергә тиеш. Әмма күпләр тирә-якка игътибар итми генә баруны белә. Менә бу юлы да нәкъ шулай була.

«Тойота Камри» рулендә 55 яшьлек хатын-кыз тыныч район урамы буйлап трассада чаба торган тизлектә чапкан. Ул зебрага якынлашканда да машина тизлеген киметергә уйламаган. Ваемсызлык аркасында шундый фаҗига килеп чыга. Ул малайны бик югары тизлектә бәрдерә һәм асфальттан өстерәп алып бара. Мондый бәрелүдән соң, баланың исән калу шансы булмый. Алган яраларыннан ул урында ук вафат була.

Берничә шаһит бу аварияне камерага төшергән.

«Әнекәем, кая чабасың!» – дип ачыргаланып әйтә аварияне төшереп торган хатын-кыз.

Видео тиз арада җирле пабликларда тарала. Мондый хәлләрне йөрәгенә якын ала торган кешеләргә бу видеоны карамау яхшырак булыр.

«Йөртүче зебра алдында туктамаган һәм хәтта тизлеген дә киметеп тормаган. Күпсанлы яралардан малай урында ук вафат була. Правасы буенча бу хатын-кызның машина йөртү стажы – 9 ел, әмма аның чынлыкта күпме вакыт машина йөрткәне билгеле түгел», – дип сөйләде Хабаровск өлкәсе буенча ЮХИДИ хезмәте инспекторы Ольга Голубева.

Баланы бәрдергән хатын-кызны 15 елга утыртырга мөмкиннәр.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Хабаровска





Все новости Хабаровска на сегодня
Губернатор Хабаровского края Михаил Дегтярёв



Rss.plus

Другие новости Хабаровска




Все новости часа на smi24.net

Новости Хабаровского края


Moscow.media
Хабаровск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России