Добавить новость

«Әнисе ачынып елады». Әниләре өйдә юк чакта үсмер кыз янып үлгән, ике энесе котылган

Intertat.ru
404

Хабаровск краеның Мылки станциясендә 17 яшьлек кыз бала янып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

21 гыйнварга каршы төндә өйдә янгын чыга. Бу вакытта 3 бала үзләре генә була, әниләре Амурск шәһәренә дус хатыны янына кунакка китә, олы кызын энеләрен карарга калдыра. Малайларга 13 һәм 8 яшь була.

Бу якларда бик салкын булу сәбәпле, төнлә температура -40 градуска кадәр төшә. Туңып үлмәс өчен, балалар өйдә җылыткыч яндыра. Башка электр җиһазлары да эшләгән булуы ихтимал. Якынча белешмә буенча, бер җайланма ватылган, һәм янгын чыккан. Өй бөтенләй янып беткән.

Кирпечтән төзелгән йортны ут бик тиз чолгап ала. Ике малай өйдән чыгу җаен таба. Олы кыз чыга алмый. Коткаручылар утны сүндергән вакытта, әниләре дә кайтып җитә. Ул кычкыра, бик ачынып елый, ләкин аның кызына ярдәм итеп булмый.

«Ачык утны 02.22 сәгатьтә сүндерделәр. Янкормага өлешчә зыян килде, ут таралуга юл куелмады. Хәрабәләрне актарган чакта, балигъ булмаган кыз гәүдәсе табылды, анда яшәү билгеләре юк иде. 09.22 сәгатьтә янгын тулысынча сүндереп бетерелде», – дигәннәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Хабаровск крае буенча баш идарәсендә.

Хәзер әниләре, ике улы Амурскида социаль ярдәм үзәгендә яши. Алар белән психологлар эшли. Бу гаилә бернинди хисапта да тормаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Хабаровска





Все новости Хабаровска на сегодня
Губернатор Хабаровского края Михаил Дегтярёв



Rss.plus

Другие новости Хабаровска




Все новости часа на smi24.net

Новости Хабаровского края


Moscow.media
Хабаровск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России