Добавить новость

«Алло! Әнкәң үлде!» Ире кыйнаган хатын йокларга яткан да үлгән

Intertat.ru
52

Хабаровск өлкәсендә, көнчелек аркасында талаштан соң, ир-ат хатынын үтергән. Аннары ул хатынның улына шалтыратып, әнкәсенең үлеме турында әйткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

58 яшьлек Сергей (исемнәр үзгәртеп бирелә) караватта хәрәкәтсез ятучы Ольгага карый. Аның гәүдәсе кара янган һәм тырналган эзләр белән капланган. Бер секундта ир-атның башына уй килә: «Моны мин эшләдем».

Аннары Сергей шоктан арына һәм Ольганың улына шалтырата: «Алло, синең әнкәң үлде», – ди ул.

Сергей трубканы куя, фатирда берүзе тынлыкта утыра, башында куркыныч уйлар була. Полиция килгәнче мәңге бетмәс вакыт узган диярсең.

2024 елның 19 июлендә Ольга өйгә кайта. Ул берничә көн кайтмаган була. Бу вакытта Сергей бергә яши торган хатынының кайда икәнлеген белми. Ул борчыла да, усаллана да. Менә шул хисләр кайтып кергән Ольгага ябырыла.

Ир белән хатын ярты ел чамасы бергә яши. Алар талашкан чаклар да була. Бу юлы эшләр зурга китә. Сергей хатынның кайда булганын берничә тапкыр сорый, хатын әйтми. Шуннан соң ярсыган ир хатынны кыйный башлый.

Талашканда, ир-ат хатынның башына, гәүдәсенә күп тапкыр куллары белән суга, аяклары белән тибә. Шуннан соң хатын йокларга китә, бераздан үлә, дигәннәр прокуратурада.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Хабаровска





Все новости Хабаровска на сегодня
Губернатор Хабаровского края Михаил Дегтярёв



Rss.plus

Другие новости Хабаровска




Все новости часа на smi24.net

Новости Хабаровского края


Moscow.media
Хабаровск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России