Добавить новость

«Чыршыдагы гирляндага ут капкан». Төнге янгында өч бала һәлак булган

Intertat.ru
139

29 декабрь иртәсендә Иркутск өлкәсендәге Маркова авылында янгында 3 бала үлә. Сабыйлар үз өйләрендә ут корбаны була, аларның олы апасы гына котыла. Әни кеше 15 яшьлек кызны нәни балаларны карарга калдыра. Үзе төнге эшкә китә. Иртән эштән кайтканда, әни кеше коточкыч фаҗига күрә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ике катлы агач йортны ялкын санаулы минутларда юк итә. Янгын сүндергәндә балигъ булмаган 3 бала мәете табыла, дип әйткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча Баш идарәсендә.

Якынча белешмә буенча, үсмер кыз, тавыш ишетеп, беренче уяна. Ул төтен исе тоя, башкаларны да уята. Алар бергә ишеккә таба бара, ләкин өй ишелә башлый, балалар урамга чыгарга өлгерми.

Тикшерү комитеты янгынның якынча сәбәбен атый. «Челтәр фильтрына берничә электр җиһазы тоташтырылган, шул исәптән гирлянда белән җылыткыч. Видеоязмадан күренгәнчә, ут шушы электр җиһазлары тирәсеннән башлана», – дигәннәр ведомствода.

Өйнең кунак бүлмәсенә куелган видеокүзәтү камерасы язмалары Интернетта таралган. Кадрларда ялкынның бәйрәмгә бизәлгән чыршыдан чыгуы күренә.

Тикшерүчеләр балаларның анасыннан сорау ала, экспертизалар билгеләнгән.

Әти кеше башка төбәктә булган, күршеләре сүзләренчә, ир белән хатын аерым яши.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России