Добавить новость

Әти-әнисе кибеткә киткәч, өч һәм биш яшьлек ике бала янгында үлгән

Intertat.ru
147

Иркутск өлкәсенең Заларин районында Сорты авылында янгында 3 һәм 5 яшьлек ике бала һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 27 гыйнварда була. Ике фатирлы бер катлы йортта янгын чыга. Биредә 2 балалы гаилә яши.

Шаһитлар коткаручыларга шалтырата. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән арада, күршеләр балаларны өйдән алып чыга, алар аңында булмый инде. Өлкәннәр балаларны реанимацияләп карый, әмма, кызганычка, булдыра алмыйлар.

«5 яшьлек кыз һәм аның 3 яшьлек энесе үлде», – дигәннәр ведомствода.

Янгын сүндерүчеләр ярты сәгать эчендә утны сүндерә. Соңрак ачыкланганча, балаларны караучысыз калдырып киткәннәр. Әти белән әни кеше беразга гына кибеткә барган.

«Ике кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Янгынның якынча сәбәбе – балаларның ут белән шаяруын булуы ихтимал. Янгын урыннан җыелган дәлилләр буенча, экспертлар янгын ачык ут чыганагыннан башланырга мөмкин, дип фаразлый», – дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России