Добавить новость

«Аяк астында җир убылды». Яшь кыз сулык ярында 30 метр биеклектән егылып һәлак булган

Intertat.ru
83

Иркутск өлкәсендә Бык борынында (мыс) ял иткәндә 18 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

25 июньдә Елизавета 30 метр биеклектән егылып төшкән. Ул дуслары белән сулык буенда ял итә. Аннары Бык борынына менәләр. Биредә бик матур күренеш була. Яшьләр анда моңа кадәр дә менә. Ләкин Лиза кырыйга килеп баскач, аның аяк астыннан җир убылып китә. Берни эшләргә өлгермиләр – бар да мизгел эчендә була.

«Ул бер тавыш та чыгармады», – ди шаһит дуслары.

Лиза суга һәм ташлар өстенә килеп төшә.

«Лиза – гаиләдә бердәнбер олы кыз, аның энесе калды. Без аның белән гел бергә булдык, Иркутскига күчәргә җыена идек. Кем уйлаган шулай буласын», – ди Лизаның туганнан туганы Анастасия.

Социаль челтәр кулланучылар Лизаны кызганып яза, «Бигрәк яшь бит», – диләр. Шул вакытта, селфи ясаганда егылып төшкән, дигән сүзләр дә таралган. Ләкин туганнары һәм дуслары бу гайбәтне кире кага, диелә хәбәрдә.

«Моңа кадәр берничә көн шәһәрдә яңгырлар булды. Шуңа күрә җир көпшәк булгандыр. Әлеге урынны хәзер дә япмаганнар, шунысы гаҗәп. Анда ел саен кешеләр һәлак була», – ди Анастасия.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России