Добавить новость

«Нык авыл малайлары иде»: Су төбенә аяк тидереп була торган урында ике үсмер батып үлгән

Intertat.ru
229

25 июньдә Иркутск өлкәсенең Бахтай авылында 14 яшьлек 2 үсмер югала. Ангара елгасы янында аларның кроссовкиларын һәм мопедларын табалар. Икенче көнне суда балаларның мәетләрен алалар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Малайлар яр буенда гына батып үлгән, биредә су төбенә аяк тидереп була. Нык авыл малайларының үлеме сәбәбе турында фикерен авыл башлыгы Артем Халтаев сөйләгән.

Бахтай авылы Ангара елгасыннан 15 км ераклыкта урнашкан. Биредә башка сулыклар юк. Җәен эсседә халык Ангараның текә ярлары буена су коенырга бара. Үсмерләр исә озак җыенмый – алар мотоциклга утыра да теләсә-кайчан су янына китә, аеруча каникулда.

14 яшьлек Саша белән Дима (балигъ булмаган балаларның исемнәре үзгәртелә) кич белән Ангарага мопедларда килә, тиз генә чишенәләр дә көн буе җылынган суга чумалар. Аннары ни булганын фаразларга гына кала.

«Бу урынны безнекеләр бөтенесе белә. Мин дә балачакта шунда коена идем. Соңгы арада су анда килә, китә – төбенә җитеп булмый торган чокырлар барлыкка килде. Малайлар яр буенда коенырга баргандыр – мин шикләнмим. Сайлыкта гына уйнашасы булганнардыр, тик тирән урынга эләккәннәр. Чыга алмаганнар, батканнар», – ди авыл башлыгы.

Ул авылда бөтен кеше йөзә дә белмәвен әйтә. «Авылда кешеләрнең 80 проценты йөзә белми, балалар да. Кайда өйрәнсен алар? Ангара бездән ерак. Безнең авылда да, якын-тирәдән дә бассейннар юк, мәктәптә дә, балалар бакчасында да», – ди ул.

Авыл халкы бик борчыла. «Малайлар яхшы, эшчән гаиләләрдә үсте. Яхшы хисапта иделәр. Бер малайның атасы 2 ел элек үлде. Хәзер анасына тагын кайгы», – ди авылдашлары.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России