Добавить новость

24 яшендә тол калган кыз: «Моның чын булуына ышана алмыйм. Начар төш кебек»

Intertat.ru
318

Туйдан соң 3 көн узгач, кияү егете Иркутск шәһәренә таба юлда һәлак була. 24 яшендә тол калган хатын-кыз А. кайгысы турында «Комсомольская правда» хәбәрчесенә сөйләгән.

  • Туй сәяхәтендә фаҗига: юл һәлакәтендә кияү үлә, кәләш имгәнә, дип язган идек.

20 августта көндез А. 24 яшьлек ире К. һәм дуслары белән Листвянка шәһәреннән Иркутскига таба кайта. Алар Байкал аръягында яши, Иркутскига туй сәяхәтенә килә. Дусларының машинасында булалар.

А. белән К. 2013 елда таныша, 11 ел элек алар үсмер чакта хастаханәдә бер бүлектә ята. Шуннан аралаша башлыйлар. «Башта дуслар гына идек, берничә ел узгач кына хисләребезне бер-беребезгә әйттек». – ди А.

2024 елда К. кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ул электровоз машинисты булып эшли, кыз маркетолог була. А. шунда ук ризалаша, туй тантанасы 17 августта була.

«Туй бик матур булды. «Баллы ай» планлаштырмаган идек. Тик Байкал аръягына туйга Иркутскидан дусларыбыз килде. Аннары үзләренә кунакка чакырдылар, Байкал карарга… без ризалаштык», – ди А.

Яшьләр сәяхәткә «Субару Леворг» машинасында бара. 20 августта алар Иркутскида була. Көндез Листвянкага Байкалга баралар. Алар сувенирлар җыя, катерда йөриләр, зоопаркка баралар. «Шәһәргә кайтыр вакыт җиткәч, мин арткы утыргычка уң якка утырмакчы идем, анда карап барырга матур урыннар күп. Тик К. мине башка якка утыртты», – ди А.

Үләр алдыннан К. хатынына зәңгәр ташлардан браслет бүләк итә. Ул аны Листвянкада алган булган.

«Бөтен кеше аек иде. Ләкин таудан төшкәндә машина сикереп китте, тизлек зур иде. Нинди икәнен төгәл хәтерләмим. Без җирдән аерылдык бугай, аннары төштек. Тагын асфальтта тигезсезлек очрады», – ди А.

Шуннан соң җиңел машина тагын сикерә, аннары шуып китә, йөртүче рульне боргалый. Аннары алар агачка барып бәрелә. «Бөтенесе тынып калгач, мин К.ны күрдем. Ул аңсыз иде», – ди А.

К. һәлак була, аны 24 августта Читада җирлиләр. А. имгәнә. Хәзер А. хастаханәдән чыккан инде. Машина рулендә булган дуслары шалтыратып гафу үтенгән.

«Мин әле дә моның чын булуына ышана алмыйм. Начар төш кебек», – ди А.

Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсе белешмәсе буенча, 20 августта 15.20 сәгатьтә Байкал трактының 44нче километрында «Субару Леворг» машинасы йөртүче идарәсен югалта. Машина юл кырыена төшеп китә, әйләнеп каплана һәм агачка бәрелә. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России