Добавить новость

40 яшьлек хатын 11 айлык оныгын агач таяк белән кыйнаган, сабый реанимациядә

Intertat.ru
304

Иркутск өлкәсендә 40 яшьлек хатын-кыз 11 айлык оныгын вәхшиләрчә кыйный. Сабый хәзер реанимациядә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

29 декабрьдә кич белән 40 яшьлек хатын 11 айлык оныгын елап борчыганга кыйнаган, дигән хәбәр социаль челтәрләрдә тарала.

«Комсомолка» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек хатын 11 яшьлек оныгының башына, гәүдәсенә куллары белән дә, агач таяк белән дә суга.

Иркутск өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Татьяна Афанасьева сүзләренчә, бала хәзер Иркутск өлкә балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята. «Табиблар фаразы буенча, аның гомеренә куркыныч янамый, ләкин озак реабилитация таләп ителә. Иң мөһиме – аңа куркыныч янамый», – дигән Татьяна Афанасьева.

Әби кешене тоткарлаганнар, ул гаебен таный, җинаять эше ачылган. Моңа кадәр дә бу хатынга ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен протоколлар төзелгән, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча хисапта тора.

Имгәнгән баланың үз анасына 18 яшь. Бу гаиләдә аның улыннан тыш тагын 4 бала үсә, алар барысы балигъ булмаган – 2 дән 9 яшькә кадәр. Хәзер аларны биредәге хастаханәнең балалар бүлегенә салганнар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России