Добавить новость

«Төн буе кыйнадылар». Авылдагы танышын суга ыргытучыларны 22 елдан соң тапканнар

Intertat.ru
383

Иркутск өлкәсендә 22 ел элек таныш ир-атны кыйнап, суда батырган кешеләрне 2024 елның ноябрендә тотканнар. Бу турыда РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Братский районының Карахун бистәсендә яшәүче кешене танышлары үтерә. Җинаять эше «Алдан сөйләшеп, башка җинаятьне яшерү өчен үтерү» турындагы маддә буенча тикшерелә.

2002 елның сентябрендә 2 ир-ат таныш ир-ат өенә килә. Алар «мөнәсәбәтләр ачыкларга» тели – хуҗаны төн буена кыйныйлар. Алар, икенче көнне кыйналган ир-ат полициягә барыр, дип шикләнәләр һәм кабат аның өенә киләләр. Ир-атлар кыйналган кешене Братск сусаклагычы янына алып баралар, аңа металл предмет бәйләп куялар һәм суда батыралар, дигәннәр ведомствода.

Ул вакытта җинаятьчеләрне ачыклый алмыйлар. 2003 елда тикшерү туктатылып тора. Аны 2024 елның ноябрендә кабат тикшерә башлыйлар. Өстәмә белешмәләрне тикшереп, җинаятьтә шикләнелүчеләр ачыклана. Аларга гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России