Добавить новость

Ир-ат элеккеге хатыны белән дүрт баласы булган йортка ут төрткән һәм ишекне терәп куйган

Intertat.ru
29

Иркутск өлкәсендәге Балаганск бистәсендә 60 яшьлек ир-ат 36 яшьлек элеккеге хатыны белән 4 баласын үтермәкче булган. Җинаятьче гаиләсе булган йортка ут төрткән һәм ишекне тыштан тимер лом белән терәтеп куйган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Ир белән хатын ачуланышкан. Ир-ат кинәт бензин салынган канистра алган, бүлмә идәненә сипкән һәм ут төрткән. Шуннан соң ул өй ишеген тыштан тимер лом белән терәтеп куйган һәм җинаять урыныннан качкан.

Хатын-кыз тәрәзәне ваткан һәм 1,5 яшьлек, 5, 6 һәм 7 яшьлек балаларны ут чолгап алган йорттан чыгарган. Алар пешкән һәм яраланган, бәхеткә, барысы да исән калган. Зыян күрүчеләргә хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр.

Ир-атны тиздән тоткарлаганнар. «Аеруча рәхимсезлек белән 2 һәм аннан да күбрәк кешене, шул исәптән балаларны үтерергә омтылу һәм аңлы рәвештә милекне юк итү өчен ут төртү» маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

«3 декабрьдә Балаганск районы суды хөкем карары чыгарды. Ир-ат гаепле дип танылды һәм 11 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде. Төп срокны утырып чыкканнан соң, аны өстәмә рәвештә тагын 1 елга иреген чикләү көтә. Янгын китергән матди зыян 66 мең сумнан артык, дип бәяләнде», – дип сөйләделәр Россия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсендә һәм прокуратурасында.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Иркутска





Все новости Иркутска на сегодня
Губернатор Иркутской области Игорь Кобзев



Rss.plus

Другие новости Иркутска




Все новости часа на smi24.net

Новости Иркутской области


Moscow.media
Иркутск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России