Добавить новость

Ижевск мәктәбендә яраланган килеш батырлык күрсәткән укучы малайны бүләкләделәр

Intertat.ru
94

Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Ижевскиның 88 нче мәктәбенең унынчы сыйныфында укучы Александр Стерховны батырлык өчен бүләкләде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Экстремаль очракта тәвәккәллек һәм батырлык күрсәткән өчен, Александр Стерхов Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хокук саклауны ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде», – дип сөйләгән ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк.

Мәктәпкә һөҗүм вакытында, Александр мылтыктан атылган пуля тиеп яралана, ләкин ул директор кабинетына барып, җитәкчелеккә хәбәр итәргә җай таба. Шулай итеп, балаларны һәм укытучыларны ашыгыч рәвештә эвакуацияли башлыйлар.

Яраланган булуына карамастан, Александр балаларны имин урынга алып чыгарга ярдәм итә. Аннары яралы укучыны коткаручылар күреп ала һәм табибларга тапшыралар.

  • 26 сентябрьдә Ижевск шәһәренең 88 нче мәктәбендә атыш вакытында 17 кеше, шул исәптән 11 бала һәлак булды.
  • «Укытучы үзенең яралы булуын балаларга сиздермәгән»: Ижау мәктәбенең өч укытучысы вафат
  • «Әти-әнисенең бердәнбер кызы»: Ижевск мәктәбендә атышта спортчы кыз һәлак булган 
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ижевска





Все новости Ижевска на сегодня
Глава Удмуртии Александр Бречалов



Rss.plus

Другие новости Ижевска




Все новости часа на smi24.net

Новости Удмуртии


Moscow.media
Ижевск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России