Добавить новость

Путин студентларга: президент стипендиясе 30 мең, ана капиталы - 630 мең сум булачак

Intertat.ru
217

Россия Президенты Владимир Путин студентлар көнендә Калининград студентлары белән очрашты.

Очрашуда президент әйткән төп фикерләр:

– Бөтен ил буенча 25 яңа кампус төзеләчәк, аларның 8е инде төзелеп килә;

– Белем бирүнең яңа системасы һөнәргә яхшырак төшенергә һәм хезмәт базары өчен ярашлы белем алу мөмкинлеге бирә;

– Кампуслар белән башка вуз студентлары да, шәһәр кешеләре дә файдалана алачак, тик иминлек мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк;

– Тәрбия белемнән башка мөмкин түгел. Безнең мәдәни кыйммәтләрдән башка тәрбия мөмкин түгел;

– Яшьләрнең үз вакытында гаилә коруы дәүләт өчен кирәк;

– Халык санын арттыру өчен, гаиләдә кимендә 3 бала булырга тиеш, ә моның өчен гаиләне иртәрәк корырга кирәк;

– Беренче бала өчен ана капиталы индексацияләнәчәк һәм 630 мең сум чамасы булачак;

– Президент стипендиясе артачак һәм 30 000 булачак;

– Хөкүмәт стипендиясе 20 000 була;

  • Хәзер президент стипендиясе – 2200, ә приоритетлы юнәлешләрдә 7000 сум. Аны 3400 студент ала. Шулай итеп, бу стипендия 4,3-13,6 тапкыр арта.

  • Хөкүмәт стипендиясен 5700 кеше ала, ул 1440 сумнан 5000 сумга кадәр. Бу стипендия 4-14,3 тапкыр арта булып чыга.

  • Президент һәм хөкүмәт стипендияләрен фәнни хезәмәтләре булган, олимпиадаларда катнашкан, фәнни ачыш ияләре булган, бары тик бик яхшы һәм яхшы билгеләргә генә укучы студентлар һәм аспирантлар алырга мөмкин.

  • Президент һәм хөкүмәт стипендияләре конкурс нигезендә бирелә, алар хакында тулырак степендиатроссии.рф сайтында мәгълүмат табарга мөмкин.

– Россиядә һинд студентлары диаспорасы арта;

– Безнең илдә мәгариф үсешенә һәрвакыт зур игътибар бирелде;

– Дәүләтебезнең уңышы һәм киләчәге мәгарифкә бәйле;

– Эш бирүчеләрнең югары белем кирәклегенә таләпләрен күрмим;

– Югары белем алырга теләүче ата-аналар һәм студентлар саны 50 проценттан 70 процентка артты;

– Югары белемгә кызыксыну арта, җитештерү өлкәсендә югары квалификацияле эшче һөнәр ияләре мөһим роль уйный;

– Эшче белгечлекләрдә хезмәт хакы шактый югары;

– Үз белемең дәрәҗәсен арттыру нормага әйләнергә тиеш.

«Коммерсантъ»

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Калининграда





Все новости Калининграда на сегодня
Губернатор Калининградской области Антон Алиханов



Rss.plus

Другие новости Калининграда




Все новости часа на smi24.net

Новости Калининградской области


Moscow.media
Калининград на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России