Добавить новость

Россиядә авылларга мыскыллы атамалар бирүне тыймаячаклар

Intertat.ru
226

Россиядә торак пунктларга мыскыллы атамалар бирүне тыя торган закон проектын депутатлар кире алган. Бу хакта Daily Карелия сайты яза.

«Новые люди» («Яңа кешеләр») фракциясе вәкилләре Владислав Даванков һәм Антон Ткачев торак пунктларга халыкны мыскыл итә торган һәм кимсетә торган атамалар бирүне тыя торган закон проектын көзен тәкъдим иткән иде.

Фото: © Губернiя Daily сайты

Аңлатма язуында Иваново өлкәсендәге Антилохово авылы, Ярославль өлкәсендәге Шалава авылы, Тверь өлкәсендәге Пуково, Самара өлкәсендәге Мусорка авылы, Ярославль, Тверь һәм Архангельск өлкәләрендәге Бухалово авыллары, Псков өлкәсендәге Попки авылы телгә алына. Закон проекты авторлары фикеренчә, шушы атамалар аркасында монда яшәүчеләрне кимсетергә, мыскыл итәргә мөмкиннәр.

Әмма бу авылларда яшәүчеләр исә үзләрен бөтенләй башка мәшәкатьләр борчуын сөйләгән.

Нәтиҗәдә, закон проекты авторлары аны беренче укылыштан соң ук кире ала. Парламентарийлар, тәкъдим ителгән нормалар гамәлдәге законнарга туры килми, дигән нәтиҗә чыгара.

Мондый атамалы авыллар Татарстанда да бар. «Интертат» «Сасыборын», «Буклы» һәм мыскыллы түгел, әмма кызыклы атамалар турында язган иде.

  • Татар авыл атамалары: «Сасыборын»га «Никкилдем»?
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Карелии





Все новости Карелии на сегодня
Глава Карелии Артур Парфенчиков



Rss.plus

Другие новости Карелии




Все новости часа на smi24.net

Новости Петрозаводска


Moscow.media
Петрозаводск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России