Добавить новость

Кунак хатын 4 кешене үтергән, өйдәге канны үсмер балаларга чистарттырган

Intertat.ru
1573

Кемерово өлкәсендә 4 кешене үтергән 52 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

28 июньдә Березовский шәһәрендәге йортларның берсендә 2 хатын-кыз һәм 2 ир-ат мәете табыла. Аларга бик күп тапкыр пычак кадаганнар. Урынга тикшерүчеләр барган. Тикшерү эшләре барышында Березовскида яшәүче 52 яшьлек хатынның әлеге җинаятькә катнашы булуы ачыклана.

Тикшерү версиясе буенча, 28 июньдә бу хатын танышларына кунакка килә, алар хәмер эчә. Төнлә бу хатын өйдәге 34 һәм 40 яшьлек 2 хатын-кызга, 40 һәм 46 яшьлек 2 ир-атка чиратлап пычак кадый. Яраланган кешеләр урында ук үлә.

Аннары җинаятьче хатын, өйдәге үсмерләргә пычак белән янап, кан эзләрен чистарттыра, мәрхүмнәрнең өеннән мобиль телефоннарны, телевизорны алып чыгарга куша. Җинаятьче хатынның өенә таба барганда, үсмерләр качып китә. Алар әлеге фаҗига турында укытучыларына сөйли. Укытучылар полициягә хәбәр итә.

52 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кемерово





Все новости Кемерово на сегодня
Губернатор Кемеровской области Сергей Цивилёв



Rss.plus

Другие новости Кемерово




Все новости часа на smi24.net

Новости Кемеровской области


Moscow.media
Кемерово на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России