Добавить новость

Полиция киеме киеп, урамда кешеләрне кочаклап, кәефләрен күтәреп йөрүче штраф түлиячәк

Intertat.ru
1130

Кемерово өлкәсендә бер ир-ат полиция формасы киеп, урамда очраган кешеләрне кочаклап, аларның кәефен күтәреп йөргән. Моның өчен аңа штраф сукканнар.

Белово шәһәрендә 23 яшьлек егет урамдагы кешеләрнең кәефен күтәрергә, күңелендәге җылылыгы белән уртаклашырга була. Ул полиция формасын киеп урамга чыга һәм андагы кешеләргә матур сүзләр әйтә, узып баручыларны кочаклап, кәефләрен күтәрә. Әмма кайберәүләр мондый хокук саклау хезмәткәреннән хәтта куркып кала, чөнки бу өлкәдә эшләүчеләрдән мондый җылылык көтелмәгән була.

Тиздән нечкә күңелле бу кешене чын полиция хезмәткәрләре күреп ала. Ир-атны тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә алып китәләр, анда ул үкенүле видео яздыра. «Мин үкенәм һәм бүтән болай эшләргә җыенмыйм", – дияргә туры килә егеткә. Аңа хулиганлык һәм полиция формасын законсыз кигәне өчен ике маддә буенча штраф салганнар. Ир-ат бу хәлнең үзе өчен сабак булуын әйткән. Ул бүтән беркемне дә кочакламаячак.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кемерово





Все новости Кемерово на сегодня
Губернатор Кемеровской области Сергей Цивилёв



Rss.plus

Другие новости Кемерово




Все новости часа на smi24.net

Новости Кемеровской области


Moscow.media
Кемерово на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России