Добавить новость

Тешен дәваламаган ир-атка йөрәгенә операция ясарга туры килгән

Intertat.ru
137

Киров өлкәсендә тешләрен дәваламый йөргән ир-атка йөрәгенә операция ясарга туры килгән. Дәваланмаган кариес 40 яшьлек ир-атның йөрәге авыртуга китергән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, ир-атны Киров шәһәрендәге Кардиология һәм неврология үзәгенә салганнар. Аның йөрәгендә җитди җитешсезлек булуы ачыкланган.

«Диагностика вакытында шактый көтелмәгән сәбәп ачыкланды. Пациент берничә ел буена тешләрен дәваламый, стоматологларга бармый. Менә шул йөрәккә зыян китерә», – дигән хастаханәнең баш табибы Александр Исаков.

Баш стоматолог Ирина Халявина сүзләренчә, авыз куышлыгын начар карау, кариеслар, тешләрдә таш яки юшкын күп булу, чыннан да, кеше организмына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

«Күптән исбатланганча, авыз куышлыгындагы хроник ялкынсынулар бөтен органнарга һәм системаларга йогынты ясый, гомуми соматик авырулар китереп чыгара. Ләкин, авыз куышлыгындагы иң начар патогеннар йөрәк-кан тамырлары системасына йогынты ясый», – дигән ул.

Сәламәт кеше өчен стрептококклар, стафилококклар, кандида тибындагы гөмбәчекләр куркыныч түгел, чөнки авыздагы лайла нык киртә ролен башкара. Ләкин бу бактерияләр «оборона»ны җимерә алса, алар башта канга, аннары йөрәккә, аннары бөерләргә барып җитә, диелә хәбәрдә.

Кировта яшәүче ир-атның тешләрен дәвалаганнар, хәзер аның хәле яхшырган. Ләкин йөрәгендә үзгәрешләр аркасында операция ясарга туры килгән. Аңа аорталь клапан протезы куйганнар. Хәзер ул өендә, диелә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кирова





Все новости Кирова на сегодня
Губернатор Кировской области Александр Соколов



Rss.plus

Другие новости Кирова




Все новости часа на smi24.net

Новости Кировской области


Moscow.media
Киров на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России