Добавить новость

Ришвәт өчен 8 елга хөкем ителгән Никита Белыхка тагын 12 ел өстәргә телиләр

Intertat.ru
61

Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны 2016 елның июнендә ришвәт алган вакытта тоткарладылар. Белыхны шәхсән үзе һәм арадашчысы аркылы 600 мең евро ришвәт алуда гаепләделәр, ул гаебен танымады. 2018 елда аны, аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләп, 8 елга төрмәгә утырттылар.

2021 елның июлендә Никита Белыхны хезмәт вазифаларын арттыруда гаепләп, яңа эш ачтылар. Эш өчен нигез булып, «Кировская региональная ипотечная корпорация» акционерлык җәмгыяте һәм төбәктәге бер компания арасындагы бурыч килешүе була. Аның нәтиҗәсендә, җирле бюджет берничә йөз миллион сумлык зыян күргән, дип фаразлана.

Никита Белых «Хезмәт вазифаларын явызларча куллану» маддәсе буенча гаепләнә, дәүләт гаепләве аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Бу турыда «Коммерсантъ» сайты яза.

«Киров өлкәсе прокуратурасының дәүләт гаепләүчесе, төбәкнең элекке губернаторы Никита Белыхның җинаять эше буенча судта чыгыш ясап, аңа 12 ел төрмә билгеләүне сорады», – дип хәбәр итә Киров өлкәсе прокуратурасы Telegram-каналында.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кирова





Все новости Кирова на сегодня
Губернатор Кировской области Александр Соколов



Rss.plus

Другие новости Кирова




Все новости часа на smi24.net

Новости Кировской области


Moscow.media
Киров на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России