Добавить новость

Кировта күп балалы хатын яңа туган игезәкләрен раковинада батырып үтергән

Intertat.ru
110

Киров шәһәрендә күп балалы хатын ваннада игезәк балалар тудырган һәм сабыйларны раковинада батырып үтергән. Хәзер үзе хастаханәдә ята, аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 26 декабрьдә була. Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе яңа туган балаларны үтерү турында җинаять эше ачкан.

«Күп балалы хатынның якын танышы – ир-ат әлеге вакыйга турында сөйләде. Хатын аңа шалтыратып, балалар белән утырып торырга сорый. Ир фатирга килә. Бу вакытта балалар йоклый. Бераздан ир-ат хатынның кычкырганын ишетә, ваннада су шаулый. Ир-ат ишекне ачарга сорый, хатын ишекне ача – ваннадагы раковинада яңа туган ике бала мәете була», – дип сөйләгән телеканал чыганагы.

Якынча белешмә буенча, хатын авырлы булуын якыннарыннан яшерә. Ваннада бала тудыргач яңа туган малай белән кызны раковинада суда батырып үтерә.

Бу хатынның дүрт баласы бар. Аларны аталарына биргәннәр. Ир белән хатын аерылышкан.

Хатынның үзен хастаханәгә салганнар. Үпкәләрен җилләтү аппаратына тоташтыру сәбәпле, ул гамәлләренә аңлатма бирә алмый әле, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кирова





Все новости Кирова на сегодня
Губернатор Кировской области Александр Соколов



Rss.plus

Другие новости Кирова




Все новости часа на smi24.net

Новости Кировской области


Moscow.media
Киров на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России