Добавить новость

Күрше төбәктә яшәүче табиб Таиландта югалган, сөйгәне аның әйберләрен алып кайтып киткән

Intertat.ru
321

Киров шәһәрендә яшәүче ир-ат Таиландта ял иткәндә үлгән. Башта ул югалган, һәм аны волонтерлар эзләгән. Бу турыда Киров порталы хәбәр итте.

«ТАСС» волонтерларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, ир-ат Паттайяга 15 декабрьдә дус кызы белән килә. 3 көннән алар талаша, һәм ир-ат номердан чыгып китә.

Кич белән ул массажга бара, шунда аның хәле китә һәм баскычтан егылып төшә. Салон хезмәткәрләре аны тотып кала алмый. 19 декабрьдә иртән ул хастаханәдә үлә. Үзе белән документлары да, страховкасы да булмый, аны бары тик турфирма хезмәткәре генә эзли.

Мәрхүмнең дус кызы исә Таиландтан Россиягә кайтып китә. Ул ир-атның әйберләрен алып китә, паспортын трансфер гидына калдыра. Мәрхүмнең шәхесен телефон аша, контактлар чылбырыннан эзләп ачыклыйлар.

Үлемнең төгәл сәбәбен Бангкоктагы судмедэкспертиза билгеләячәк. Видеокүзәтү камерасы язмалары күрсәткәнчә, аны беркем дә этеп җибәрмәгән, эш бәхетсезлек очрагы буларак карала.

Мәрхүмнең якыннары һәм туганнары Таиландта Россия консуллыгына да, волонтерларга да мөрәҗәгать итмәгән. Аның 85 яшьлек әнисе генә бар, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Киров басмасы хәбәр иткәнчә, мәрхүм ир-атка 49 яшь, ул Киров өлкәсендә «ашыгыч ярдәм»дә фельдшер булып эшли. Ул сөйгән кызы белән талашкач, массажга бара, ахырда аның башы әйләнә, һәм кан басымы күтәрелә. Баскычтан төшкәндә егыла һәм башы белән төшә. Ул реанимациядә 1 тәүлек ятканнан соң үлә. 1 айдан аңа 50 яшь туласы иде, диелә бу хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кирова





Все новости Кирова на сегодня
Губернатор Кировской области Александр Соколов



Rss.plus

Другие новости Кирова




Все новости часа на smi24.net

Новости Кировской области


Moscow.media
Киров на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России