Добавить новость

Күрше төбәктә йөкле хатын-кызлар өчен җәмәгать транспортында йөрүне бушлай итәләр

Intertat.ru
88

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов йөкле хатын-кызлар өчен җәмәгать транспортында йөрүне бушлай итәргә кушкан

«Йөкле хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан, йөклелек буенча учетка баскан хатын-кызлар өчен җәмәгать транспортында йөрүне бушлай итәргә», – дигән йөкләмә биргән Соколов төбәк хөкүмәтендәге киңәшмәдә.

Губернатор гаиләләргә ярдәм итүне, төбәк хөкүмәтенең өстенлекле бурычларының берсе, дип атый. Аның сүзләренчә, июнь ахырына кадәр төбәктә «Гаилә һәм балалар» программасы эшләнәчәк һәм кабул ителәчәк.

«Без гаиләләргә ярдәм итүнең барлык чараларын саклап калырга тиеш. Бу бигрәк тә туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларга кагыла. Беренче баланы тапкан аналарга «хезмәт хакынн» түләүне дәвам итәргә кирәк – ай саен 38 203 сум. Ә 2025 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын 24 яшькә кадәр тапкан әниләргә айлык түләү 45 794 сумга кадәр арттырыла», – дигән төбәк башлыгы.

Соколов сүзләренчә, 2024-2025 елларда мондый «хезмәт хакын» 4,5 мең хатын-кыз алачак, дип яза «РИА Новости».

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Кирова





Все новости Кирова на сегодня
Губернатор Кировской области Александр Соколов



Rss.plus

Другие новости Кирова




Все новости часа на smi24.net

Новости Кировской области


Moscow.media
Киров на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России