Новое
«Ялгыш таптаган...»: машинага тагылган тюбингта шуганда 10 яшьлек малай үлгән
72
Киров өлкәсе Кикнур районында машинага тагылган тюбингта шуган 10 яшьлек малайны икенче автомобиль таптаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе хәбәр итте, дип яза Рен-ТВ.
Фаҗига 21 декабрьдә кичке 19:35 сәгатьтә Кикнур – Шапта юлында булган. «Лада Гранта» йөртүчесе 10 яшьлек малайны машинага тагылган тюбингка утыртып йөрткән.
Шулвакыт юлга Lifan машинасы килеп чыккан. Аның йөртүчесе баланы күрмәгән һәм таптаган.
«Фаҗига нәтиҗәсендә бала үлгән», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.