Добавить новость

«21 яшьлек егет идарәсен югалткан» - федераль трассада дүрт кеше һәлак булган

Intertat.ru
346

Федераль трассаның Кострома участогында дүрт кеше һәлак булган авариядә 21 яшьлек егет гаепле дип фаразлана. Төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егет внедорожник белән идарә итә алмаган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Юл-транспорт һәлакәте Кострома-Шарья-Киров-Пермь трассасында Кадыйск районында 7 июль көнне көндезге 11:00 сәгать тирәсендә була. «Тойота Рав 4» автомобиле белән идарә итүче алдагы машиналарны узып киткәндә идарәне югалта. Внедорожник каршы як полосадан килүче «Рено» машинасы белән бәрелешә. «Рено» үз чиратында «Лада» автомобиленә килеп бәрелә.

«Рено» автомобиле белән хатын-кыз идарә иткән, аның машинасында пассажиры да булган. «Лада» машинасы белән ир-ат идарә иткән, аның салонында тагын ике хатын-кыз булган. Бу ике хатын-кыз, шулай ук «Лада» йөртүчесе һәм пассажирларының берсе һәлак булган. Икенче хатын-кыз пассажир җәрәхәтләр алган һәм хәзер хастаханәдә ята.

«Лада» йөртүчесе җинаять-башкарма инспекциясенең Кадыйск муниципальара филиалы башлыгы булып эшләгән. Аның автомобилендә ведомствоның ике хезмәткәре булган. «Рено» белән идарә иткән хатын-кызга 32 яшь булган, аның пассажирының шәхесе ачыклана.

«Тойота» йөртүчесе авариядә зыян күрмәгән. Кострома өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе һәм прокуратурасы юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерүләр үткәрә, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Костромы





Все новости Костромы на сегодня
Губернатор Костромской области Сергей Ситников



Rss.plus

Другие новости Костромы




Все новости часа на smi24.net

Новости Костромской области


Moscow.media
Кострома на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России