Добавить новость

«Әнисе басуда эшли, нәни кызы өйдә үзе генә кала»: Ялгыз анага баласын кире кайтарачаклар

Intertat.ru
76

Кечкенә Еваның ишек артында ялгызы гына елап утыруы төшерелгән видео бөтен Краснодар буйлап таралган. Шуннан соң, аны әнисе «ташлап киткән», кая китүе билгесез, дигән хәбәрләр барлыкка килгән. Кадрларда – гади генә фатир, ризык та юк, җиләк-җимеш пюресы гына күренә. Бу хакта «КП_Кубань» Telegram-каналы хәбәр итә.

Видеоны караучылар: «Бу баланың әти-әнисен утыртырга, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк», – дигән язулар калдырган. Ләкин чынбарлык бөтенләй башкача булып чыккан. 38 яшьлек Наталья – ялгыз ана. Кызы белән Краснодарга күптән түгел күченеп килгән, ипотека алган. 12 мең пособиегә яшиләр.

Ничек тә булса яшәү өчен, хатын басуга эшкә урнашкан – анда эш иртәнге 4тән башлана. Кызын бакчага илтергә өлгерми, шуңа күрә ул өйдә ялгыз кала.

Күршеләре, дөреслекне белгәннән соң, хатын ягына баскан. Бер төн эчендә 300 мең акча җыелган! Йорт җиһазлары, техника сатып алганнар, бурычларын түләргә ярдәм иткәннәр.

Наталья хәзер нормаль график белән эш эзли – кызы янында булырга тели. Еваны әлегә үзәктә тоталар. Әмма фатирга тикшерү белән килгән опека хезмәткәрләре канәгать калган. Кызны тиздән өенә кайтарачаклар, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Краснодара





Все новости Краснодара на сегодня
Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев



Rss.plus

Другие новости Краснодара




Все новости часа на smi24.net

Новости Краснодарского края


Moscow.media
Краснодар на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России