Добавить новость

«Авырлы икәнен ире дә белмәде». Әни кеше яңа туган баласын бәдрәф чокырында батырып үтерә

Intertat.ru
171

Красноярск краенда яңа туган баласын авыл бәдрәфе чокырында батырып үтергән хатынны 1,5 елга колониягә озаттылар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига былтыр 8 октябрьдә Кежемский районының Тагара авылында була. Биредә яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз өй янында бала тудыра. Аннары ул яңа туган кыз баласын урамдагы бәдрәфтә батырып үтерә.

Нәни генә мәетне беркем тапмас дип уйласа да, хатынны сәламәтлеге фаш итә. Аның каны китә башлый, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Табиблар бу хатынның күптән түгел генә бала тудыруын ачыклый. Хатынның хәле начарлана, аны санавиация белән край хастаханәсенә илтәләр.

Бу вакытта аның өендә полиция хезмәткәрләре эшли инде. Алар нарасый мәетен дә таба. Хатын авырлы булуын бик шәп яшергән, күршеләрдән башлап, якын туганнарына кадәр беркем дә аның авырлы булуын белми. Прокуратура да хәбәр иткәнчә, хәтта ире дә хатынның авырлы булуын белми.

Хатын вәхшилегенең сәбәбе – ул бала тәрбияләргә теләми. Аның болай да 2 баласы бар инде, өстәвенә, аларның берсе – инвалид.

Судта бу хатын үкенүен әйтә, ләкин аңа барыбер җәза бирәләр. Экспертиза аны үз аңында дип таба. Суд карары билгеләгән 1,5 елны ул колония-поселениедә үткәрәчәк. Балалары аталары белән яшәячәк. «Йөклелеген ничек яшергән соң» соравына җавап – ул гел мул гәүдәле һәм корсаклы булган, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Красноярска





Все новости Красноярска на сегодня
Губернатор Красноярского края Александр Усс



Rss.plus

Другие новости Красноярска




Все новости часа на smi24.net

Новости Красноярского края


Moscow.media
Красноярск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России