Добавить новость

Анапа пляжларында ятып түгел, утырып та кызынырлык урын калмаган – видеолар

Intertat.ru
34

«Анапа пляжларында ятып түгел, утырып кызынырлык та урын калмаган», – дип хәбәр итә «Baza» «Телеграм» каналы.

Хәзерге вакытта курортларда бары тик басып кына кызынып була. Түбәндәге видеолар Анападан 10 чакрым ераклыктагы Витязево курорт поселогында төшерелгән. Кадрларда пляжда кызыну өчен урыннар бөтенләй булмавы, су коену өчен дә халыкны аралап керергә кирәклеге күренә.

Шул ук вакытта Анапа җитәкчелеге пляжларның халык белән тулган булуы турындагы сүзләрне кире кага. «Үзәк пляжлар гына шулай, ярымбуш пляжлар да җитәрлек», – дип килә алар.

Otzovik форумында Анападагы шартлар турында: «Пляж тулы халык, чагыштырмача арзанлы ризык, кыйммәтле аренда. Пляж шактый пычрак, бәлки, штормнан соң эләккәнмендер, ләкин мин, гадәти вакытта монда чистарактыр, дип уйламыйм», – дип язалар.

«Халык бик күп. Бөтен җирдә чүп-чар, пакетлар, шешәләр. Диңгез һаман ләмдә: аны чистартмыйлар, ул сасый башлады, һәм бик күп черкиләр барлыкка килде», – дигән фикерләр дә бар.

Туристик агентлыклар берлеге президенты Сергей Голов фикеренчә, Россия туристы өчен яхшы альтернатива булып Абхазия санала. Шулай ук белгеч, Россия курортларыннан аермалы буларак, Анапада бәяләрнең иң демократик булуын әйтеп узган.

«Төркия һәм Мисырга тур бәяләре 50 процентка арткан: белгеч иң арзан юнәлешне әйтте»

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Краснодарского края





Все новости Краснодарского края на сегодня
Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев



Rss.plus

Другие новости Краснодарского края




Все новости часа на smi24.net

Новости Краснодара


Moscow.media
Краснодар на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России