Добавить новость

Черки тешләгән ир-атның маңгаенда 15 см озынлыктагы суалчан үскән

Intertat.ru
306

Новороссийск шәһәрендә яшәүче ир-атның маңгаенда 15 см озынлыктагы суалчан үскән. Аны черки тешләгән һәм инфекция керткән. Бу турыда шәһәр хастаханәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-атта ялкынсыну башлана, аны хастаханәгә китерәләр. Хирург үлекле урынны ача һәм ак төсле нечкә суалчанны ала.

«Хәзер пациент үзен яхшы хис итә. Көндезге стационарда дәвалана», – дигәннәр медицина учреждениесендә.

Бу авыру дирофиляриоз дип атала, элек ул сирәк очрый торган дип саналган. Хәзер «Новороссийскидагы эссе климат өчен очрый торган авыру булырга мөмкин». Черки авыру хайванны тешли, аның борынында паразит личинкасы кала һәм шуннан соң авыруны тарата башлый, диелә хәбәрдә.

Хастаханәнең ВКонтактедагы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, яшь ир-ат каш өстендә маңгаенда авырта торган урын булуга зарлана, ул шешеп тора. Табиб үлекле процесс дип шикләнә. Үлекле урынны ачкач, кешенең тире астындагы клетчаткада паразит суалчан табыла, диелә бу хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Краснодарского края





Все новости Краснодарского края на сегодня
Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев



Rss.plus

Другие новости Краснодарского края




Все новости часа на smi24.net

Новости Краснодара


Moscow.media
Краснодар на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России