Добавить новость

Сочида дулкын алып кереп киткән кызның соңгы сүзләре: «Бер генә минутка...»

Intertat.ru
34

Сочи ярында йөргәндә дулкын алып кереп киткән модель кыз Диананың соңгы сүзләре билгеле булды.

Диана Липецкидан Сочига Андрей исемле егет белән килә. Сочида аларны дуслары Денис каршы ала. Икенче көнне, 16 июньдә, алар Сочи барларында йөри. Аннары Диана «аякларын чылатырга» теләвен әйтә. Андрей сүзләренә караганда, ул кызны су буена бармаска өнди, дулкыннар бар икәнен әйтә. Әмма Диана курыкмаган.

«Дулкын агызып китә икәнен беләсеңме?» – дигәч, Диана: «Юк, агызмый, мин бер генә минутка», – дип җавап кайтарган.

Диана су читенә Денис белән китә. Денис аны туктатмакчы була, әмма Диана аны этеп ярга якынлаша. Шунда аларны дулкын ега, аннары инде алып кереп тә китә.

Тикшерүчеләргә алар Диананың 5 минут тирәсе судан күренеп торганын әйтә – шаһитлар төшергән видеода чыннан да Диананың башы күренә, Денис аны коткармакчы була, әмма диңгезгә керә алмый. Су буендагы беркем дә кызны коткармый, коткаручылар да суга керми, коткару әйләнәсе дә булмый.

Диананың апасы егетләрне кызны үтерүдә гаепли. Аның фикеренчә, тәҗрибәлерәк – Дианадан 12 яшькә олы егетләр диңгездә беренче тапкыр булган кызга дулкыннарның куркыныч булуын аңлатырга тиеш булган.

20 яшьлек модель Диана поездда барганда видеолар яздыра. Ул бу сәяхәтне күптән планлаштырган, акча җыйган була.

Бу вакыйга инде чит ил пабликаларына да чыкты.

Башка ноктадан төшерелгән видео:

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Краснодарского края





Все новости Краснодарского края на сегодня
Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев



Rss.plus

Другие новости Краснодарского края




Все новости часа на smi24.net

Новости Краснодара


Moscow.media
Краснодар на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России